Күзләрегезне саклагыз
Аскорбин кислотасы күз тукымаларын картаюдан саклый. Глаукома һәм катаракта авыруларын булдырмаска ярдәм итә. Ул гөләп җимешләрендә, кара карлыганда, болгар борычында, укроп һәм петрушкада, брокколи кәбестәсендә, грейпфрутта күп.